Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ир учак янында йокыга киткән һәм үлемгә китерә торган җәрәхәтләр алган

Бу хәл Плаксиха авылы янында була.

Кукмара районының Плаксиха авылыннан ерак түген Нократ елгасы буенда бер ир-ат учак янында йокыга китә һәм, пешеп, көчле тән җәрәхәтләре ала. Бу хакта Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара янгын күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хәбәр итә.

Бу хәл 22 апрель көнне Нократ елгасының сул як ярында, Плаксиха авылы янында була. Учак янында йоклап, ир көчле тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә Алабуга үзәк район дәваханәсенә илтәләр. Ир-ат тән җәрәхәтләреннән 12 майда вафат була.

Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге учак якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk