Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 56 009 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 1 305 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

10 кеше чирне читтә йоктырып кайткан. 18 яшькә кадәрге балалар – 92 кеше. 96 кеше дәваханәгә салынган, 1 209 кеше өйләрендә дәвалана.

Коронавирус йоктыручыларның яртысы (657) Казанга туры килә, Чаллыда 278 очрак теркәлгән. Районнар арасында Арча (48), Тукай (27) һәм Буада (23) авыручылар күп булуы ачыкланган. Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 56 009 очрагы теркәлгән, 40 459 кеше терелгән, шул исәптән 134 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев