Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында гадәти булмаган ярты гасырлык нарат агачлыгы бар

Агачларны Зур Кукмарадан Каюм Сәйфетдинов утырткан.

Кукмарада яшәүче Артур Инстаграмда үзенең матур фоторәсемнәре белән уртаклашты. Бик биектән төшерелгән фотода «С» хәрефенә ошаган алан урын алган.

Аны 1950-55 елларда Зур Кукмара авылыннан Каюм Сәйфетдинов утырткан икән. Кызганычка каршы, Каюм абый моннан берничә ел элек вафат булган. Район газетасы корреспонденты аның Кама Тамагы районында яшәүче улы Минсур әфәнде белән сөйләште.

«Мин фотоларны интернетта күрдем. Чыннан да, ул алан Зур Кукмарада һәм андагы агачларны әтиебез утырткан. Халык телендә бу урманны Каюм урманы дип йөртәләр. Кечкенә вакытта әтиебез белән без ул аланга менә идек. Үзебез белән сөтле чәй, ашарга берәр әйбер алабыз. Бик күңелле, бик кызык вакытлар иде ул», - дип сөйләде Минсур Сәйфетдинов.

Газета аккаунтына язылучыларның берсе автор фотосы астында мондый аңлатма калдырган: «Агачлыкның “С” хәрефендә утыртылган булуы очраклылык түгел. Аларны безнең күршебез Каюм Сәйфетдинов утырткан».

Ә менә Каюм Сәйфетдиновның улы агачларның нәкъ менә “С” хәрефенә ошатып утыртылганын төгәл раслый алмый.

«Әтинең ул турыда сөйләгәнен хәтерләмим. Минем уйлавымча, агачлар түгәрәк буенча утыртылгандыр. Ул вакытта көтү күп йөри иде бит. Бәлки, яшь наратларны маллар таптагандыр. Әмма “С” хәрефе белән утыртылган булуы да бик мөмкин», - дип билгеләп үтте Минсур Сәйфетдинов.

Каюм Сәйфетдинов күп еллар юл идарәсе оешмасында эшләгән. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул еш кына: «Миңа исемне белеп кушканнар: К – Кукмара, А - автомобиль, Ю – юллары, М – мастеры», - дип шаяртырга ярата торган була. Бу турыда да улы Минсур абый сөйләде.

фото: Артур Мөхәммәдов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk