Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында өч кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 44 745 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 112 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 39 кеше дәваханәгә салынган, 73 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 68, Яр Чаллыда – 13, Питрәч районында – 4, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Чистай районнарында – өчәр, Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама, Нурлат районнарында - икешәр, Апас, Әтнә, Минзәлә, Мөслим, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 44 745 очрагы теркәлгән, 38 009 кеше терелгән, шул исәптән 103 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk