Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 73 сайлау участогы ачылды

Бүген шулай ук районда өстәмә рәвештә муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына да депутатлар сайланачак

Бүген - Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Иртәнге сәгать 7дән районда - 73, шул исәптән Кукмара шәһәрендә 10 сайлау участокларында тавыш бирү башланды. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Быелгы сайлауларда 7 сәяси партия катнаша (исемлек сайлау бюллетенендә бирелгән тәртиптә):

- “Бердәм Россия”,

- “Россия пенсионерлары партиясе социаль гаделлек өчен”,

- КПРФ,

- “Россия коммунистлары”,

- “Гадел Россия”,

- Партия РОСТА,

- ЛДПР.

47нче бермандатлы Кукмара сайлау округында 5 кандидат теркәлгән:

- Гарифҗанова Фәния Фарис кызы,

- Гаязов Раил Райнур улы,

- Михайлов Радик Сергеевич,

- Ратникова Римма Атлас кызы,

- Ситько Алексей Захарьевич.

Лубян, Олыяз, Урта Комар, Ош. Юмья, Югары Чура җирлекләрендә өстәмә рәвештә муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына да депутатлар сайланачак. Кукмара районы халкын бердәм булып, сайлауларда катнашырга чакырабыз.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk