Кукмара районында 31 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 31 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Бераз кар явачак.

20 февральдә Кукмара районы территориясендә аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава. Төнлә бераз кар, көндез явым - төшемсез», - диелә хәбәрдә.

Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил исәчәк.

Төнлә -24-26 градуска кадәр салкын, урыны белән термометр баганалары -31 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә -16-19 градус салкын булачак, дип фаразлана.

Юлларда бозлавык саклана.

Аномаль салкыннар аркасында районда кисәтү игълан ителде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев