Кукмара районында 28 градуска кадәр салкын суыта
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 28 градуска кадәр салкын суыта

Томан төшәчәк.

Иртәгә, 1 март көнне, Кукмара районы территориясендә салкын һава торышы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Күк йөзе болытлы булачак, явым-төшемсез, томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан талгын җил.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -20дән алып -24 градуста, аязган вакытта -28 градуста урнашачак. Көндез -12-16 градус булыр дип көтелә.

Юлларда бозлавык хасил була.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев