Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында -25 градуска кадәр салкынайта

Урыны белән җәяүле буран һәм томан төшүе ихтимал.

23 гыйнварда Кукмара районында салкын һава торышы булу көтелә. Бу турыда Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Район территориясендә болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, томан төшәчәк. Көндез кар явачак, урыны белән җәяүле буран булуы ихтимал. Җил көньяк-кончыгыштан исәчәк, 4-9 м/с тизлектә, көндез урыны белән 13 м/с җитүе бар.

Һава температурасы төнлә белән -14...-19 градус булачак, аязганда -25 градуска җитүе ихтимал. Көндез һава температурасы -7...-10 градуска, көньяк-көнбатышта -1...-6 градуска кадәр төшәчәк.

Юлларда бозлавык саклана.

фото: Гөлназ Зиатдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk