Реклама
Ул, әнисен яклап, үги әтисенә ике тапкыр агач уклау белән суга һәм кабыргасын сындыра.
Кукмара районы прокуратурасы 22 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул, корал сыйфатында кулланыла торган әйберләрне кулланып, сәламәтлеккә җиңел зыян китерүдә гаепләнә.
Сорау алу версиясе буенча, 2021 елның 13 ноябрендә гаепләнүче исерек килеш Кукмара шәһәрендәге фатирында үги әтисе белән бәхәскә керә. Ул, әнисен яклап, үги әтисенә ике тапкыр агач уклау белән суга һәм кабыргасын сындыра.
Ир үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз