Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» китабын тапшырдылар

Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана.

Бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты үткәргән акция кысаларында Кукмара районына «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» китабын тапшырдылар.

Чарада Татарстан Дәүләт архивы директоры урынбасары Гүзәл Илдарханова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айгөл Әхмәтшиналар катнашты.

«Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренчел чыганакларга да әһәмиятле урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән. Хәтер китабында сугыш елларында ветераннарыбызның армый-талмый хезмәт итүләре турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия», - диде башкала кунагы.

Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында бары тик мәктәп дәреслекләреннән, гаилә истәлекләреннән, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Истәлекле китап уку-укыту программаларын һәм факультатив дәрес планнарын төзү, урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.

Истәлекле басма мәгариф учреждениеләренә, китапханәләргә тапшырылачак.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk