Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы һәм «Ростсельмаш» компаниясе директоры килешү имзаладыла

Килешү Кукмара аграр көллиятенә өч берәмлек техника кайтарту турында.

Район башлыгы Сергей Димитриев Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре делегациясе белән берлектә Ростов Дон шәһәрендә «Ростсельмашта бер көн» чарасы кысаларында оештырылган комбайннар һәм тракторлар производствосында булды.

Алар анда әлеге техникаларны җыю конвейерын карады, җитештерүдәге яңалыклар белән танышты.

Шулай ук «Ростсельмаш» оешмасының коммерция директоры белән сөйләшүләр барышында Кукмара аграр көллиятенә өч берәмлек техника: F2650 югары җитештерүчәнлекле азык җыю комбайны, үзйөрешле КСУ чапкычы һәм җиденче класслы «Торум» ашлык җыю комбайны кайтарту турында килешү төзелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk