Кукмара районының Купка авылында яшәүче  музейга сирәк очрый торган археологик табылдык тапшырды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Купка авылында яшәүче музейга сирәк очрый торган археологик табылдык тапшырды

Хәзер әлеге тарихи ядкәр музей коллекциясендә лаеклы урын алачак һәм район тарихы белән кызыксынучылар өчен кыйммәтле экспонат булачак.

Кукмара районы Туган якны өйрәнү музееның фондлары сирәк археологик экспонат белән тулыланды. Купка авылында яшәүче Газизов Минневасил Шамил улы бакчасында җир эшләре вакытында табылган урта гасырларга караган балчык савыт фрагментын музейга тапшырды.

Табылдык савытның,  мөгаен, чүлмәк яки бокалның — ян стенасы өлеше булып торгадыр. Артефакт сграффито техникасында эшләнгән һәм яшел, сары-көрән төстәге ялтыравыклы глазурь белән капланган. Мондый технология Көнчыгыш Европада, Кырымның Солхат шәһәрендә, шулай ук Якын Көнчыгышта XIV–XV гасырларда чүлмәк ясау эшендә киң кулланылган.
Артефакт сграффито техникасында эшләнгән
Артефакт сграффито техникасында эшләнгән

Мондый табылдыклар урта гасырлар чорындагы кешеләрнең көнкүреше һәм һөнәрчелеге турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Хәзер әлеге тарихи ядкәр музей коллекциясендә лаеклы урын алачак һәм район тарихы белән кызыксынучылар өчен кыйммәтле экспонат булачак.
 


Нет комментариев