Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Камышлы авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 30 йорт төзеләчәк

Әлеге йортлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, «Аз катлы торак комплекс» проекты буенча салына.

Камышлы авылына кергәндәге посадка буенда зур төзелеш эшләре бара. Тиздән монда өй туйлары гөрләячәк: районыбызда 30 гаилә өр-яңа йортларының ишекләрен ачып керәчәк.

Кукмара районының Камышлы авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 30 йорт төзеләчәк

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нияз Ризвановның сүзләренә караганда, әлеге йортлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, «Аз катлы торак комплекс» проекты буенча салына.

«Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Монда төзелеш эшләре сентябрь аенда башланып китте. Ә төгәлләнү вакыты декабрьдә дип планлаштырыла. Быел әлеге территориядә 30 йорт сафка басса, алдагы елларга аларның саны 77гә җитәр дип көтелә. Бу программада катнашучылар арасында социаль сферада эшләүчеләр дә, бюджет, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар да бар. Программада төп шартларның берсе — авыл җирендә яшәү, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, тору урынында бер кешегә исәпләнгән мәйдан 18 квадрат метрдан артмаска тиеш һәм, билгеле, түләп бара алу мөмкинлеге», — диде Нияз Ризванов.

Кукмара районының Камышлы авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 30 йорт төзеләчәк

Әлеге утыз йорт Габдулла Тукай һәм Яшьләр урамнарында урнашачак. Һәр җир кишәрлекләре унар сутыйны тәшкил итә.

«Йортлар эшләнешләре ягыннан бертөрле формада, бер катлы булачак. Үлчәмнәре буенча 72, 90, 108, 126 квадрат метрлы 4 төрле проект эшләнде. Бу исә гаиләдә кеше саныннан чыгып билгеләнә. Мәсәлән, биредә иң кечкенә гаилә 4 кешедән тора, аларның өйләре 72 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Дизайны ягыннан сары һәм шоколад төсендәге кирпечләр сайланды. Йортларның һәрберсенә аерым канализация ясалачак, бүгенге көндә ут кертү мәсьәләләрен хәл итәбез. Киләсе елга исә су һәм газ үткәрү эшләре кала», — диде Нияз Расыйм улы.

Кукмара районының Камышлы авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 30 йорт төзеләчәк

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә хезмәт куючы Динар Гыйльмуллин бүгенге көндә гаиләсе белән Арпаяз авылында гомер итә.

«Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кукмара аграр көллиятендә белем алдым. Шуннан бирле авыл хуҗалыгында хезмәт куям. Тормыш иптәшем белән өч бала тәрбияләп үстерәбез. Хәзерге вакытта ул декрет ялында. „Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ дәүләт программасы буенча өйле булу мөмкинлеге турында эштә ишеттем. Җитәкчеләр белән сөйләшкәч, документларын җыеп тапшырырга булдык. Билгеле, кәгазь эше алай җиңел генә түгел, әмма тырыштык. Программага кергәнебезне ишеткәч, үзем дә, хатын да бик сөендек. Йортлар бик матур җирдә урнашачак, асфальт юл да якыннан гына үтә. Йортыбыз 90 квадрат метр мәйданны тәшкил итәчәк. Тизрәк салып бетереп, исән-сау күчәргә язсын», — диде ул.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булган арендалы торак программасы 2020 елдан эшли. Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең — 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең 1 процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт биредә яшәгән кешенең милкенә тапшырыла. Әлеге программа буенча 2020 елда районда — 10, 2022 елда — 9, 2023 елда 12 йорт төзелгән. 2024 елда барлыгы 38 гаилә йортлы булачак. Камышлы авылыннан тыш, Зур Сәрдек, Югары Комар, Киндеркүл, Куркино, Чарлы, Янил, Березняк авылларында яшәүче гаиләләр дә бу программа ярдәмендә яңа йортлы булачак.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев