Янгынның гомуми мәйданы 53 квадрат метрны тәшкил итә.
21 ноябрьдә сәгать 19.57дә 117нче янгын-коткару частенең элемтә пунктына Кукмара районының Югары Китәк авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.

Урында ачыкланганча, йорт яна, түбәсе җимерелгән, ялкын телләренең мунчага күчү куркынычы була.

Янгын нәтиҗәсендә дача йорты кара күмергә әйләнә. Янгынның гомуми мәйданы 53 квадрат метрны тәшкил итә. Фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
фото: районның 117нче янгын-коткару частеннән
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев