Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга бензин белән эшли торган яңа генератор бүләк итте

Генератор Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасы егетләре килеп алды, һәм ул тиздән солдатларга озатылачак.

...Фәния апа яныннан китәсе дә килми. Бик ачык, ягымлы итеп сөйләшә, урынлы итеп кенә шаярта. Күз тимәсен, үзенә һич тә тиздән тулачак 85 яшен биреп тә булмый. 

Бакчасы, хуҗалыгы, йорт җирендәге тәртип, чисталык — һәркемгә үрнәк. «Физиологик яктан да, рухи яктан да картлыкка бирешмичә яшәүче Фәния апабыз ул безнең», — ди авылдашлары аның хакында. 

Зур Сәрдек авылында яшәүче Фәния апа Даутова бу көннәрдә игелекле зур эш башкарды: махсус хәрби операциядәге якташларыбызга бензин белән эшли торган өр-яңа генератор бүләк итте. Аны Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасы егетләре килеп алды, һәм ул тиздән солдатларга озатылачак. 

«Чын күңелемнән биргәнлектән, йөрәгемдә канәгатьлек хисе калды, һич тә үкенмим. Солдатларыбыз, исән-имин булып, тиз арада туган якларына кайтсыннар иде», — диде. 

Фәния апаны элегрәк тә бик киң күңелле иганәче апабыз ул безнең дип бәяләгәннәр иде. Чөнки махсус хәрби операциядәге солдатларга авылда ярдәм итү оештырыла, дигән игълан таратылуга, беренчеләрдән булып, акчасын, күчтәнәчен алып килә, Сабантуй, Яңа ел кебек зур чыгым сораучы бәйрәмнәрдә дә әлеге юмарт апа үзеннән ярдәм кертә. Балаларга күчтәнәчләр тарата, башка төр чаралар үтсә дә, бик теләп булыша икән. 

...Ул шушы авылда, хәзерге яши торган йортыннан бер өй аша гына булган нигездә туып, 10 яшенә кадәр шунда үсә. Сугыштан алган яраларыннан тернәкләнә алмыйча, әтиләре Сәгыйтьҗан — 1947 елда, өч елдан биш баласын ятим калдырып, әниләре Сәхипҗамал үлеп китә. Икесенә дә бары тик 40 яшь кенә була әле. Хәерчелек чоры, кем генә биш баланы берьюлы үзенә алсын соң?! Бертуганнар бишесе бергә, бер-берсенә сыенып, өч кенә ай яшәп калалар. Август аенда Зөфәр, Фәния, Нәкыяны Мәчкәрәдәге балалар йортына урнаштыралар. 17 яшьлек олы абыйлары Ләбиб 4 яшьлек Ринатлары белән авылда кала. Ләбиб армия хезмәтенә алынуга, төпчек энеләрен дә республикадагы бер балалар йортына озаталар. Солдат егет, Германиядә вакытта командирлары ярдәме белән аның кайда икәнен эзләп табып, тәрбиячеләренә хат яза. Бертуганнар үзара гел элемтәдә булып, очрашып яшәсәләр дә, бишесе берьюлы бары тик 47 ел үткәч кенә бергә Зөфәрләренең түгәрәк юбилеена җыелалар. 

Бала чагы әнә шундый рәхимсез, иң кирәкле чагында әти-әни җылысын күрмичә узуга карамастан, Фәния апаның күңеле катыланмый.

Мәрхәмәтлелек, ярдәм кулы сузу, туганлык хисе аны гомере буе озата бара. Ә бит үзенә хезмәт чорында да катгыйлыкны, аз сөйләшүне таләп итә торган нинди җаваплы хезмәттә — Кыргызстан Республикасының зур гына бер оешмасында «беренче бүлек»тә инспектор булып эшләргә туры килә. Предприятиедәге яшерен эш башкаруны контрольдә тоту, яшерен документларның сакланышын тәэмин итү йөкләнелә аңа. 

Кыргызстанның Ош өлкәсендәге Хайдаркан поселогында Фәния һәм Усман Даутовларның яшьлек чорлары уза. 27 ел бу төбәктә яшәп, кызлары Лилияне, уллары Илсурны үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм итеп, лаеклы ялга чыккач, Зур Сәрдеккә кайтып төпләнә алар. Усман абыйның да бакыйлыкка күчкәненә 17 ел узган инде. 

Фәния апаны, чын мәгънәсендә, заманадан артта калмыйча, тормышыннан тәм һәм ямь табып яши белүче дип атарга була. Хикмәт — күңеле гел изгелектә булып, тирә-юньдәгеләргә яхшылык орлыклары бүләк итеп яшәвендә, икенче зур сәбәп — балаларының әниләренә карата булган олы хөрмәт хисе. Казанда яшәүче, төзүче-проектлаучы булып эшләүче кызы Лилия һәм Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Усть-Каменогорск шәһәрендәге «Востокцветмет» компаниясенең идарә рәисе, бу төбәктә танылган җитәкче улы Илсур әниләренә һич кенә дә картаерга ирек бирмиләр. Нинди генә чит ил курортларына барсалар да, әниләре һәрвакыт үзләре белән. Фәния апаны октябрь аенда Мальдив утрауларының яр буйлары көтә. Исән-сау ял итеп, киләчәктә дә балалары, якыннары һәм авылдашларының кайгыртучанлыкларын күреп яшәргә насыйп булсын аңа. 

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев