Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында булган янгында ир-ат һәлак булган

Фаҗига Манзарас авылында килеп чыга.

Кукмара районының Манзарас авылындагы биш фатирлы йортның берсендә янгын чыга. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.

24 майда сәгать 9.27дә районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Манзарас авылының Молодежная урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына.

Кукмара районында булган янгында ир-ат һәлак булган

Янгын сүндергән вакытта 1980 елгы ир-атның мәете табыла. 

Янгын нәтиҗәсендә күпфатирлы торак йортның тулысынча түбәсе, 2нче фатирның эчке өлеше, 1нче һәм 3нче фатирның верандасы яна. Янгынның гомуми мәйданы 468 квадрат метр.

Кукмара районында булган янгында ир-ат һәлак булган

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре тәмәке тарткан вакытта саксызлык күрсәтү һәм электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу версияләрен тикшерә.

Кукмара районында булган янгында ир-ат һәлак булган

фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев