Кукмара районында 1742 елда төзелгән борынгы мәчетне реставрациялиләр
Тарихи бинаның проект документлары «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән.
Районыбызның Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән мәчетне реставрацияләү эшләре бара. Әлеге объект агач архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора. Тарихи бинаның проект документлары «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән.
Тарихи бинаны саклап калу һәм яңадан торгызу өчен күп көч куелды
Борынгы мәчетне реставрацияләү эшләрен башлап җибәрүдә, аны дәүләт программасына кертүдә тумышы белән Әсән-Елга авылыннан булган якташыбыз, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизовның өлеше зур. Ул тарихи бинаны саклап калу һәм яңадан торгызу өчен күп көч куйды, әлеге мөһим проектның тормышка ашырылуына зур ярдәм күрсәтте. Мәдәният йортында узган матур очрашу да Илнар Фәнил улының тырышлыгы белән оештырылды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Респбликасы Комитеты рәисе Иван Гущин, «Берләшкән төзелеш компаниясе» җәмгыяте генераль директоры Евгений Крючков, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм башкалар катнашты. Очрашуда тарихи бинаны яңадан торгызу барышы, алдагы эшләр, бинаның тышкы күренешен, эчке өлешен һәм бизәлешен ничек итеп саклап калу буенча белгечләрнең, авыл халкының фикер-тәкъдимнәре тыңланды, сорауларга җавап бирелде.
Илнар Фәнил улының сүзләренчә, бүгенге көндә иске мәчет тулысынча сүтеп алынып, бүрәнәләре Лаеш районындагы базага реставрация ясау өчен китерелгән. Анда белгечләр бураның зарарланган өлешләрен алыштыралар, ныгыту һәм башка төзекләндерү эшләре алып баралар. Ә менә авылда исә мәчетне яңадан торгызу өчен нигез салу эшләре төгәлләнгән.
— Борынгы дин йортларының реставрацияләнүе дә, районда яңа мәчетләр төзелү дә рухи тормышка зур игътибар бирелүен күрсәтә. Бүгенге көндә районыбызда 78нче мәчет төзелешенә нигез ташы салынды. Бу эшләр дини традицияләрне саклауга, авылларда рухи мохитне ныгытуга һәм бай мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыруга хезмәт итә, — дип билгеләп үтте үз чыгышында Азат Гарифуллин.
Мәчет киләсе елга файдалануга тапшырылачак
Иван Гущин тарихи бина һәм һәйкәлләрне торгызган вакытта һәр объектның үзенчәлеген, кыйммәтен саклап калу мөһимлеген ассызыклады.
— Әсән-Елга авылындагы мәчет — республикада иң борынгыларның берсе. Аны реставрацияләү вакытында җирле халыкның фикере һәм тәкъдимнәре дә зур әһәмияткә ия, — диде ул.
Евгений Крючков билгеләп үткәнчә, белгечләр һәр элемент белән җентекләп эшли, шул чорның үзенчәлекләрен саклап калуга аеруча игътибар бирә. Эскиз-проектта да реставрациядән соң мәчетнең гомуми планда нинди булачагы ачык күренә.
— Сентябрь аенда әзер бураны нигезгә урнаштырырга планлаштырабыз. Аннан соң түбә конструкцияләрен монтажлау һәм манараны урнаштыру эшләре башкарылачак. Бура бераз ныгыгач, тәрәзәләр кую, тышкы яктан тышлау, җылылык кертү эшләренә керешәчәкбез. Киләсе елга файдалануга тапшыру ниятләнә, — диде ул.
Авылның борынгы мәчете реставрациядән соң яңадан халыкка хезмәт итә башлар, дин йортларына йөрүчеләр саны артыр дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев