Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы Вахит авылы Мәдәният йорты «Мәдәният йорты. Яңа формат» Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны алды

Конкурс дүртенче тапкыр үткәрелде.

 Кукмара районы Вахит авылы Мәдәният йорты «Мәдәният йорты. Яңа формат» Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны алды, дип яза «Татар-информ» МА. 

Райондашларыбыз конкурска «Клуб төрендәге авыл мәдәни-ял учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект» номинациясендә «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе» проектын тәкъдим итте. «Авылга да, шәһәргә дә» проектының авторлары – Айгөл Сафина һәм Нияз Кәримуллиннар.

Җиңүчеләрне шушы көннәрдә Мәскәүдә бүләкләделәр. РФ мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная бүләкләү тантанасында билгеләп үткәнчә, бәйгенең популярлыгы елдан-ел арта

Министр урынбасары искәрткәнчә, бәйгедә «чын мәгънәсендә ихтыяҗ зур булган, мәдәният йортларына яңа сулыш өргән» проектлар билгеләп үтелә. «Мәдәният йорты – ул барыннан да элек кешеләр, без иң-иңнәргә ярдәм кулы сузабыз», - дип сүзен төгәлләде Преподобная.

2023 елда экспертлар игътибарына Россиянең 73 төбәгеннән 154 проект тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, «Клуб төрендәге авыл мәдәни-ял учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (җирлек дәрәҗәсе)», «Клуб төрендәге район яки шәһәр мәдәни-ял учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (муниципаль дәрәҗә)», «Клуб төрендәге төбәк мәдәни-ял учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (субъект дәрәҗәсе)» номинацияләрендә тугыз проект иң яхшысы дип табылды.
Конкурс дүртенче тапкыр үткәрелде. Җиңүчеләрне составында мәдәни-ял өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр булган эксперт советы билгеләгән.  

Фото: Нияз Кәримуллиннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев