Тәнәфес вакытында телефон куллану тыелмый, әмма һәр мәктәп гаджетлардан файдалану тәртибен үзе билгели.
Мәктәпкә кәрәзле телефон алып барырга ярыймы? Күп кенә әти-әниләрне нәкъ менә әлеге сорау борчый.
Бу уңайдан безгә район мәгариф идарәсеннән мондый җавап килде:
«2026 елның 1 сентябреннән Россиянең барлык белем бирү учреждениеләрендәге кебек үк, районыбыз мәктәпләрендә дә дәрес вакытында кәрәзле телефоннардан файдалануга тыю кертелде. Мәгариф министрлыгының 316нчы номерлы боерыгы белән моңа кадәр киңәш рәвешендә генә булган кагыйдәләр бөтен ил өчен мәҗбүри булды. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр — балаларның һәм укытучыларның тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч янаган очраклар гына искәрмә булып тора.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов аңлатканча, әлеге чикләүнең төп максаты — балаларның игътибарын һәм укуга кызыксынуын арттыру. Дәрес вакытында телефон белән яшерен генә файдалану укучыга укытучыны тыңларга комачаулый, укуга кызыксынуны киметә.
Тәнәфес вакытында телефон куллану тыелмый, әмма һәр мәктәп гаджетлардан файдалану тәртибен үзе билгели. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, бала белән сыйныф җитәкчесе яки мәктәп администрациясе аша элемтәгә керергә мөмкин».
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев