Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашырды

Сергей Димитриев мобилизацияләнгән райондашларыбызның балаларына, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырды.

30 декабрь көнне «Теләкләр чыршысы» дип исемләнгән Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев мобилизацияләнгән райондашларыбызның балаларына бүләкләр тапшырды: апалы-сеңелле Элвия һәм Алия Әглиуллиннарга – чаңгы һәм ноутбук, Самат Минемуллинга – зур уенчык трактор, Раян Рәфыйковка –беговел. Һәрбер бала үзе теләгән бәйрәм бүләгенә ия булды.
Традицион акция кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев Кукмарада яшәүче Тимур Ачиев һәм Данис Кәримуллиннарның хыялларын тормышка ашырды.
 - Данис пульт белән идарә итә торган машина турында күптән хыялланган иде инде. Аның теләге тормышка ашты. Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм дияргә була. Улыбызның туган көне дә. Аңа җиде яшь тула. Әлеге Яңа ел акциясендә беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Бәхеткә каршы, моңа кадәр дә улымның хыяллары читтә калмады. “Теләкләр чыршысы”- бик күркәм акция. Ул балаларга уңай эмоцияләр һәм могҗизага ышаныч бүләк итә, - диде әнисе Рәзинә Кәримуллина.
 
Акциягә районның оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, иганәчеләр, эшмәкәрләр, инвесторлар да теләп кушылып, барлыгы 230 физик мөмкинлеге чикле баланың теләге чынга ашачак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев