Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара “Гөрләвек” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме үткәрелде

Бәйрәмдә төрле ярышлар, уеннар оештырылды

Шатлыклар күңелебездә,

Ак кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка:

Сабантуй бүген бездә, - дигән шигырь юллары белән башланып китте бүген Кукмара “Гөрләвек” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме. Бәйрәмдә төрле ярышлар, уеннар оештырылды: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, ат чабышы, аркан тартыш һәм башкалар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр иттеләр Регина Хуҗина һәм Эльвира Габдрахманова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk