Үлемнең барлык шартларын ачыклау өчен мәет полиция хезмәткәрләренә һәм медикларга тапшырыла.
Кукмарадагы фатирларның берсендә ир-ат гәүдәсе табыла. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

17 гыйнвар көнне 10.48 сәгатьтә янгын-коткару частена хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, Ворошилов урамында урнашкан фатирның ишеген ачарга ярдәм сорый.

Урынга коткаручылар, полиция, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре килә.

Фатирда 1974 елгы ир-атның гәүдәсе табыла.

Үлемнең барлык шартларын ачыклау өчен мәет полиция хезмәткәрләренә һәм медикларга тапшырыла.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару частеннан
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев