Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара беренче гимназиясендә Илназ Гайфиевка мемориаль такта куелды

Тантанада район җитәкчелеге, ветеран хәрбиләр, Илназның якыннары, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Кукмара беренче гимназиясендә шушы белем йортының чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операциядә гомере өзелгән танк дивизиясенең атучысы Гайфиев Илназ Фальнур улының исемен мәңгеләштерделәр. 

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район хәрби комиссары Альберт Гомәров, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, гимназия директоры Васил Касыймов, Илназның әнисе Гөлнур ханым һәм башкалар чыгыш ясады. 

Илназ Гайфиев Кукмара беренче гимназиясендә белем ала, «Яшь коткаручылар» берләшмәсендә дә әйдәп баручыларның берсе була, оста атучылардан санала. Казандагы техникумнарның берсендә укып диплом алгач, Илназ Мәскәү астындагы махсус билгеләнештәге частьта армия хезмәте уза. 

Махсус хәрби операция зонасында ул танк дивизиясенең атучысы була. Февральдә бер ай алдынгы сызыкта булып, аннан исән-сау чыга алалар. Узган елның октябрендә беренчеләрдән булып кереп, Харьков өлкәсенең Купянск районы территориясендә хәрби бурыч үтәгән вакытта райондашыбыз һәм аның бер блиндажда яшәгән якын дусты Дмитрийның гомерен ядрә кыйпылчыгы өзә, ике иптәше, яраланып, госпитальгә эләгә. Бу вакытта алар эвакуацион төркем белән алдынгы сызыктан яралы, һәлак булган хәрбиләрне имин урынга алып чыга торган булалар. 

Илназ Гайфиевны 27 яше тулган көнне — туган көнендә Киндеркүл авылы зиратында җирлиләр.

Мемориаль тактада түбәндәгеләр язылган: “Бу гимназиядә 2003-2014 елларда Гайфиев Илназ Фальнур улы белем алды. Ул махсус хәрби операция барышында, 2023 елның 29 октябрендә батырларча һәлак булды. Россия Президенты Указы нигезендә, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде”.

Тантанада егетне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев