Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара 4нче урта мәктәбендә радиация һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Очрашу концерт номерлары, чыгышлар белән үрелеп барды.


Кукмара 4нче урта мәктәбендә Чернобыль атом электр станциясендә булган авария һәм башка радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда Чернобыль вакыйгасына турыдан-туры мөнәсәбәте булган 29 кеше яши. 

 - Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбызны, бүгенге көндә арабызда булмаган ир-егетләрнең тормыш иптәшләрен сәламлибез. Елларның дәһшәтле вакыйгалары апрель ае җитүгә күңелләрегездә ныграк яңарадыр. Район җитәкчелеге исеменнән сезгә тарихыбыздагы кара битне ликвидацияләүгә керткән өлешегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Айгөл Әхмәтшина. 

Очрашу концерт номерлары, чыгышлар белән үрелеп барды. Кунаклар укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашу мәктәп музеенда тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев