Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кубок – “Кукмара бабай”да: Мөхәммәтшин кубогына барган турнир тәмам

Турнир да барлыгы 24 команда катнашты.

Бүген май аеннан бирле барган Ринат Мөхәммәтшин кубогына барган футбол турниры тәмамланды. Финал уенында 2:0 исәбе белән Яшьлек (Шәмәрдән) командасын җиңеп, беренче урынга “Кукмара бабай” командасы чыкты. Өченче урында – Степан Разин, дүртенчедә - Сабыгаз.

Финал уеннарын карарга район башлыгы Сергей Димитриев, Казаннан Ринат Мөхәммәтшинның улы – Рөстәм һәм оныгы Артур Мөхәммәтшиннар, Тимур һәм Таһир Метшиннар, Казан шәһәре Үзәк стадионы директоры Илгиз Фахриев, “Нефтехим” ФК президенты киңәшчесе Наил Вәлиев, “Рубин” футболисты Эльмир Нәбиуллиннар килгән иде. 

Турнирда барлыгы 24 - Кукмара, Саба, Балтач командалары катнашты. Алар район эчендә төркемнәргә бүленеп уйнап, иң яхшылары плей-оффка чыкты. Соңгы этаплар –ярымфинал уеннары һәм финал, билгеле булганча, Ринат Мөхәммәтшин стадионында барды.  Турнирның чикләре елдан-ел киңәя, катнашырга теләк белдерүчеләр арта, диләр уештыручылар. 

-Кукмарага кайткан саен Ринат бабай белән булган вакыйгалар хәтеремнән уза. Яшәү дәверемдә теге яки бу вакыйгага бабам нинди бәяләмә бирер иде икән дип уйлыйм. Әгәрр исән булса, бу хәлләрне күреп, ул бик шатланыр иде, - диде үзе дә "Кукмара бабай " командасында уйнаган Артур Мөхәммәтшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев