Районыбызда иҗат итүче Суфия Мостафинаның шигырьләре белән таныштык
Кәркәүч мәдәният йортында, милли бизәкләребезне, калфак чигү алымнарын, серләрен өйрәтү максатыннан, авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Калфакларым чигүле” дигән милли-мәдәни чара үткәрелде.

Районыбызда иҗат итүче Суфия Мостафинаның шигырьләрен бергәләшеп укыдык, табын артында сыйландык. Милли киемнәрне һәм гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны киләчәк буыннарга саклап калыйк, үзебезнең татар хатын-кызы булуыбыз белән горурланып яшик, дигән нәтиҗә ясап, өйләргә таралыштык.
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев