Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Коррупциягә каршы тору законнарын бозу очраклары ачыкланды

Ике авыл җирлеге башлыкларының берсе – мототехникасы булуын, икенчесе автомобиль сатудан кергән 50 мең сум акча алуын яшереп калдырга

Прокуратура  коррупциягә каршы тору законнарының үтәлешен тикшерде.

Нәтиҗәдә ике авыл җирлеге башлыкларының 2017 елгы керемнәре һәм чыгымнары турындагы белешмәләрдә тулы булмаган мәгълүмат  күрсәткәннәре ачыкланган. Берсе – мототехникасы булуын, икенчесе автомобиль сатудан кергән 50 мең сум акча алуын яшереп калдырган. Муниципаль вазыйфаны биләүчеләр “Коррупциягә каршы тору турында”гы федераль закон буенча үзләренең керемнәре, милекләре, милек характерындагы йөкләмәләре, шулай ук тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милекләре, милек характерындагы йөкләмәләре турында Россия Федерациясе норматив хокукый актлар белән билгеләнгәнчә мәгълүмат бирергә тиешләр. Законны бозу сәбәпләрен һәм шартларын бетерү максаты белән прокуратура авыл җирлекләре советлары адресларына тәкъдимнәр җибәрде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев