Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хәзерге заманда күп кеше дорфа итеп сөйләшә

Гомумән, хәзерге заманда халыкны тормыш мәшәкатьләре бастымы, күп кеше дорфа итеп сөйләшә, тиз “кызып” китә, бер-берсенә ташланырга гына тора.


Хәзерге заманда төрле челтәр компанияләрендә эшләү модага кереп китте. Моның өчен укырга, дипломнар алырга да кирәк түгел. Тик бу кыз-егетләрне нишләп әзрәк кеше белән аралашырга өйрәтмиләр икән, дип аптырыйм. Беркөнне үземнең дә хуҗалык кирәк-яраклар белән сату итүче фирмадан заказ биргән әйберләрем кайтып җитте. Офисларына барып алырга куштылар. Ул товарларны җыеп биргәнче, әлеге фирмада эшләүче кызның ничә минут “мырылдаганын” тыңларга туры килде. Билгеле, һәр хезмәтнең дә үз авырлыгы була, тик кеше белән эшлисегез килмәсә, башка һөнәр үзләштерергә иде, дип уйлыйм.
Гомумән, хәзерге заманда халыкны тормыш мәшәкатьләре бастымы, күп кеше дорфа итеп сөйләшә, тиз “кызып” китә, бер-берсенә ташланырга гына тора. Сабыр, итагатьле булыйк, күңелләрне яраламыйк.
Газета укучы
фото ИА "Татар информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X