Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күңелле сәяхәт

Бик матур көнне без, автобуска утырып, Кырымга кузгалдык

Кукмара-Кырым арасы – 
Ерак икән барасы...

Быел без, Кукмара районыннан җиде укытучы: Светлана Шакирова, Гөлгенә Михайлова, Резеда Гобәйдуллина, Рәйханә Миннемуллина, Лилия Кавиева, Надежда Васильева һәм мин, Кырымга сәяхәткә барып кайттык. Анда күргәннәрне кыскача бәян итәргә булдым. Авыл кешеләре җәйге ялларны үз хуҗалыкларыннан ерак китмичә генә үткәрергә ияләнгән бит инде. Шунлыктан әлеге сәфәр алдыннан күп уйландык, алдан әзерләндек.

Бик матур көнне без, автобуска утырып, Кырымга кузгалдык. Юлга чыксаң, дустың үзеңнән яхшы булсын, диләр бит. Бу яктан мин уңдым, җидебез дә бертөрле кешеләр булып чыктык: уй-фикерләребез дә, хыялларыбыз да уртак иде. Кыскасы, ялыбызны бер гаилә кебек үткәрдек. Без Кырым ярымутравында урнашкан Евпатория шәһәрендә яшәдек. Андагы кипарис, айлант кебек экзотик агачларга, тарихи йортларга карап сокландык. Ә Кара диңгезнең суын әйтәсе дә юк! Ул урыны белән зәңгәр, урыны белән фирүзә төсендә иде.

Безне төрле экскурсияләргә йөрттеләр, шуңа да бик күп мәгълүмат тупладык. Мәсәлән, Бакчасарай шәһәрендә Чуфут-кале тавына мендек. Ул якынча 2,5 чакрым биеклектә икән. Күп кенә совет кинолары да, 2015 елда “Викинг” киносы да шунда төшерелгән.

Анда кеше яши торган йортлар да тау эченә кереп үк диярлек төзелгән! Халкы күбрәк җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә икән.

Икенче экскурсиябез данлыклы Ялта шәһәренә булды. Биредә бихисап ял йортлары, санаторийлар урнашкан. Данлыклы “Артек” пионерлагерын да күрү бәхетенә ирештек. Диңгезнең дымлы, тозлы һавасының бик күп авырулардан дәвалавын белдек.

Ике атна вакыт сизелмичә үтеп тә китте. “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил” дигән кебек, без дә гаиләләребезне, үз төбәгебезне сагынып, кайтыр юлга кузгалдык. Кырым артта калды... Хис-кичерешләр күңел түрендә мәңгегә урын алды.

Җәйге ялыбызны шулай матур, күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм иткән мәгариф идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Гөлзилә Галиәхмәтовага, мәктәпләрдәге профком җитәкчеләренә олы ихтирамыбызны белдерәбез.

Барлык ял итүчеләр исеменнән Гөлнара МИРЗАГАЯНОВА, Нырты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдыргансыз молодцы!!

    erid: 2VtzqxWHLUk