Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Исерек йөртүче гаебе аркасында пассажир һәлак булган

    Такси йөртүчесе зур тизлектә килеп, агачка бәрелә.

    Түбән Камада такси пассажиры исерек шофер гаебе белән һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

    Авария төнге сәгать икеләрдә Түбән Кама драма театрыннан ерак түгел урында була. Кайманов урамында исерек такси йөртүчесе зур тизлектә килеп, агачка бәрелә.

    Реклама

    Бәрелүдән соң, «Лада Калина» тулысынча диярлек яньчелеп беткән.

    Шаһитлар сүзенә караганда, автомобильдәге бер пассажирның башы җәрәхәтләнгән,  32 яшьлек тагын бер пассажир шунда ук үлгән.
     

    Татар-информ

    фото: соцсети

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: