Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Илкүләм проектларны яктырту буенча журналистлар арасында бәйге игълан ителә

Бәйгегә 2020 ел ахырында Дәүләт Советында йомгак ясалачак

ТР Милли музеенда Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктырту буенча журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты.

- Бу журналистлар арасында әлеге темага карата тагын да зуррак кызыксыну уятыр. Моңа республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларын гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру буенча бөтен ил алдында торган бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк, - дип уйлыйм диде ул. - Проектлар нәтиҗәсендә, һәр авыл, район, шәһәрдә тормыш шартлары яхшырачак, яңарачак.

Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Бәйгегә 2020 ел ахырында Дәүләт Советында йомгак ясалачак.

Фәрит Мөхәммәтшин “Татмедиа” агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде.

- Совет чорында да, аннан соң да ил территориясен тәртипкә китерү буенча мондый проектлар булганы юк иде. Бу тормышны җиңеләйтү, яңарту өчен бик зур шанс, - Парламент башлыгы. Шулай ук ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән бу илкүләм проектларның кыйммәте зур булуын ассызыклады. Татарстанга 53 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртте.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk