Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ике кыз Кукмарадагы бер кибеттән кыйммәтле хушбуйлар урлаган

Каракларга карата җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара.

Күптән түгел Кукмарадагы сәүдә нокталарының берсеннән кыйммәтле хушбуй урлаган кызларның берсе полиция хезмәткәрләреннән: “Мин бит Кукмараныкы түгел, ә Казаннан. Сез мине каян белдегез соң?” – дип сорый. Берәү булса, кылган гамәлләре өчен үкенеп, оятыннан җир тишегенә керер дәрәҗәгә җитәр иде инде, кайбер замана яшьләренең әнә шулай исе дә китми шул...

- 19-20 яшьлек әлеге кызларның йөзләрендә хәтта борчылу билгеләре дә күрмәдем. Өс-башлары матур, мохтаҗлык кичерәләрдер дип әйтә алмыйм. Үз гамәлләрен исә тәмле исле хушбуй сибәсе килү белән аңлаттылар, - ди район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов. - Сәүдә ноктасыннан ике тапкыр хушбуй урлый алар. Беренчесендә берсе генә керә, ә икенчесендә икәүләп, коляскадагы бала белән керергә булалар. Әмма кырын эш кырык елдан соң да ачыла, дигәндәй, кыйммәтле хушбуй белән озак файдалана алмый кызлар. Кибеттә урнаштырылган видеокүзәтү җайланмасы ярдәмендә без аларның шәхесен ачыклый алдык. Ул кызларның берсе – Нократ Аланыннан, икенчесе Казан шәһәреннән булып чыкты. Хушбуйлар, тотылган булсалар да, кибеткә кайтарылды. Каракларга карата җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk