Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча укыту-производство үзәге (кластер) ачылды

Анда барлыгы 140 студент — районыбыз көллиятеннән — 70, Әтнә, Арча, Мамадыш һәм Сармандагы уку йортларыннан тагын 70 студент белем алачак.

«Профессионализм» федераль проект кысаларында Кукмара аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча укыту-производство үзәге (кластер) ачылды. Анда барлыгы 140 студент — районыбыз көллиятеннән — 70, Әтнә, Арча, Мамадыш һәм Сармандагы уку йортларыннан тагын 70 студент белем алачак.

Кукмара аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча укыту-производство үзәге (кластер) ачылды

Көллият директорының укыту эшләре буенча урынбасары Раил Ганиев сүзләренә караганда, яшьләр авыл хуҗалыгы мастеры белгечлеген — 1 ел да ун айда, агрономия, авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеген 2 ел да 10 ай дәвамында үзләштерәчәк.

«Белем бирү яңа укыту технологияләре нигезендә алып барылып, теория һәм гамәли дәресләр үзара бәйләнеп барачак. Проект буенча өч яңа остаханә булдырылды. Аларның барысына да заманча җиһазлар һәм техника кайтты», — диде урынбасар.

Кукмара аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча укыту-производство үзәге (кластер) ачылды

Үзәкнең ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минстрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев