Фура белән автобус бәрелешеп, дүрт кеше үлә, унтугыз кеше имгәнә
Соңгы яңалыклар

Фура белән автобус бәрелешеп, дүрт кеше үлә, унтугыз кеше имгәнә

Фаҗига сәбәпләре ачыклана


Краснодар краенда фура белән автобус катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән, унтугыз кеше имгәнгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Фаҗига бүген Назаровск районында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, трассада йөк машинасы белән пассажир автобусы бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында дүрт кеше үлгән һәм тагын унтугыз кеше төрле җәрәхәтләр алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Татар-информ

Фото: 24.мвд.рф

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев