Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Татарстанда балалар ут төрткән ташландык автомобиль шартлаган

“Жигули” тулысынча янып беткән, янәшәдәге “ГАЗель”нең бамперы, фаралары һәм капоты эрегән.

Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә балалар җиңел машинага ут төркән. Шуннан соң автомобиль шартлаган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, көндезге сәгать дүрт тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Сарман трактында машина януы турында хәбәр иткәннәр.

4 минуттан соң № 55 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре урынга килеп җитә. 7 нче модельле “Жигули”га тулысынча ут капкан була. Утның якында торган машиналарга күчү куркынычы да була.

Янгын сүндерүчеләр аны 5 минутта сүндергән. “Жигули” тулысынча янып беткән. Ә аның янында торган “ГАЗель” машинасының бамперы, фаралары һәм капоты эрегән, дип яза "Татар-информ".

Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Социаль челтәр кулланучылар сүзенә караганда, “Жигули” машинасы ике ел тирәсе ташландык хәлдә торган.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ, соцсети

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk