Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Рәхәтләнеп кич утырдык

Җыр-моңга, шаян сүзгә оста булган халык кич буе уен-көлке, җыр-бию тынып тормады

Соңгы елларда авылларда көтү озату, каршылау, капка төбендә кич утыру кебек күп кенә матур гадәтләр бетеп бара.

Яшьләргә ятрак булса да, өлкәнрәкләр бик яхшы хәтерли, авылларда кич җиттеме, капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде, соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, барысы да шунда сөйләшенә, аннан соң күңел ачулар башлана иде.

Гармунга кушылып җырлау, уеннар, биюләр капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде. Яшьләр кичке уен оештыра, анда да татар халкының җыр-биюләре дәвам итә.

Без Байлангар авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, менә шушы гореф-гадәтләрне яңартып, Югары оч урамындагы иң матур, гөлчәчәкләргә күмелгән йортның, кунакчыл, киң күңелле Мөршидә апа Шакироваларның капка төбенә кич утырырга җыелдык. Җыр-моңга, шаян сүзгә оста булган халык яшәгән бу урамда кич буе уен-көлке, җыр-бию тынып тормады. Бу чараны халык бик яратып кабул итте. Моңарчы күренмәгән яңа талантлар да ачылды.
Авылдашларыма рәхмәт! Эшләргә дә, матурлык тудырырга да, күңел ачарга да өлгерәләр!

Минәзәлия Әһлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk