Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара районында удмурт чибәре исеме өчен дүрт кыз көрәште

Әлеге чара удмурт халкының традицияләрен, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау максаты белән үткәрелде

Үткән шимбәдә Поч.Сутер авылы клубында «Чеберина- 2019” бәйгесе үтте. Анда Нырья, Ош.Юмья, Урта Комар, Важашур авыллары җирлекләреннән дүрт удмурт кызы катнашты. Әлеге чара удмурт халкының традицияләрен, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау максаты белән үткәрелде.

Удмурт чибәре “Чеберина-2019” исеменә Мария Туктамышева лаек булды, “Иң сөйкемле” номинациясендә җиңүне - Ксения Сергеева, “Булдыклы” номинациясендә - Алена Яковлева, “Акыл иясе” номинациясендә Аделина Галәүтдиновалар яулады.

- “Чеберина” конкурсын өч ел үткәрәбез. Удмурт телен, традицияләрен онытмасыннар,  милләтебез белән горурлансыннар өчен  без бу бәйгегә яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз. Без районда гомер итүче башка милләтләр белән килешеп яшәвебезгә дә бик шатбыз, - дип сөйләде әлеге клуб мөдире Людмила Иванова.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев