Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында “Нәфисә” чишмәсен ачу тантанасы булды

Самавырлар кайнатып, мич коймаклары пешереп, мул табын белән каршы алдылар бәйрәмгә килүчеләрне

Салтык-Ерыклы авылында “Нәфисә” чишмәсен ачу тантанасы гөрләп үтте. Самавырлар кайнатып, мич коймаклары пешереп, мул табын белән каршы алдылар бәйрәмгә килүчеләрне. Авыл имамы Фариз Вилданов белән җирлек башлыгы Марат Зәйнетдинов, алсу тасманы кисеп, тантананы ачып җибәрделәр. 

 

- Элек авылда Нәфисә исемле әби яшәгән, - дип башлады сүзен Рафилә апа Фәттахова. – Ул үлгәч, аның өен мәчет итеп калдырдылар. Без кечкенә вакытта олы аксакаллар бирегә килеп намаз укыйлар иде. Нәфисә әбинең нигезендә Аллаһ йорты булганга күрә, Ходай Тәгалә аның исемен чишмә ачып мәңгеләштергән дип әйтәсем килә. Әлеге чишмә ташландык хәлдә торды, ике ел элек “Авыл бәйрәме”ндә аны торгызу турында сүз кузгаткан идем. Авыл халкы фикеремне хуплады, җирлек башлыгы җитәкчелегендә чишмә яңартылды. Ниһаять, минем күптәнге хыялым чынга ашты: бүген шундый матур чарага җыелдык. 

Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган концерт бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Кичә авыл кызлары катнашындагы татарча һәм заманча биюләр белән үрелеп барды. Алып баручы Рамил Сәлахетдинов тамашачыларны мәзәкләр, уен-көлке белән ял иттерде. Кич җиткәч тә, яше дә, карты да таралырга ашыкмады: дискотекада рәхәтләнеп биеделәр. 

Тулырак язманы газетаның алдагы саннарында укый аласыз. 

Фото: Йолдыз Низамиева, "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев