Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Байлангар халкы корбан итеннән әзерләнгән ризыктан авыз итте

Авылның имам-хатыйбы Габделфәрт хәзрәт тәмле шашлык, пылау, аш-су әзерләгән табынга дәште

Байлангар авылы мәчетендә җомга намазы укылганнан соң, авылның имам-хатыйбы Габделфәрт хәзрәт бар халыкны мәчет каршына корылган мул табынга дәште. Биредә авыл халкын сыйлау өчен төрле ризык пешергәннәр.

Хаҗиәхмәт абый Галиев хуҗалыгында чалынган корбан итеннән Илнар Кәримуллин бик тәмле шашлык, пылау пешергән, Гөлфия абыстай һәм Мөршидә, Минзәлия, Фәүзия, Гөлсинә апалар аш-су әзерләгәннәр. Һәммәсе дә дөньялар тыныч, тормышлар мул, гомерләр озын, барлык теләкләр дә тормышка ашсын дигән сүзләр белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев