Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әфганчылар хезмәттәшлеренең тормыш иптәшенә ярдәм күрсәтте

Кукмарада яшәүче Раушания ханымга инвалид коляскасы һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кирәк-яраклар, күчтәнәчләр тапшырды.

Район сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, әфганчылар Райнур Минемуллин, Фәнис Кәримуллиннар хезмәттәшләре, мәрхүм Айрат Галиевның Кукмарада яшәүче тормыш иптәше Раушаниягә инвалид коляскасы һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кирәк-яраклар, күчтәнәчләр тапшырды.

“Колясканы Мәскәү астындагы Руитово шәһәреннән җибәрделәр. Әлеге эшнең башында Мәскәү шәһәрендә гомер итүче әфганчы егетләр – полковник Валерий Сайгаков һәм Шамил Шакировлар тора. Алар икесе дә 58нче автомобиль бригадасында хезмәт иттеләр. Бүгенге көндә иганәчелек эше белән шөгыльләнәләр. Валерий белән без 3нче урта мәктәптә үткәрелгән “Батырлык дәресе” вакытында таныштык, ул Кукмарага туганнарына кайткан иде, ә Шамил белән мине интернет табыштырды. Раушания бүләкләрдән бик канәгать калды, әфганчыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде”, - диде Рәшит Шакирҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев