Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Большаков: Без чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә тиеш

Россиянең Төп законына тагын бер пункт өстәләчәк.

Россия Конституциясенә чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы төзәтмә кертү бу өлкәдә дәүләт сәясәтен яңача көйләү хакында сөйли, дип исэпли КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Без рус телле диаспораларның потенциалы бетүен аңларга тиеш. Кешеләрнең безнең территориягә күпләп килүе икеле. Бүгенге чынбарлык шундый ки, без чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә тиеш», — дип билгелэп уза галим.

Большаков билгеләп үткәнчә, Россиягә чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерергә, аларның ил икътисады, мәдәнияте һәм башка өлкәләренә өлеш кертәчәгенә ышанырга кирәк.

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев