Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аны мәктәптәге бөтен кеше дә яратып, үз итеп: “Тетя Лена”, - дип дәшә иде

Сентябрь башлары булгандыр, безнең Ятмас-Дусайдан яңа гына Ныртыга килеп укый башлаган вакытлар...


“Түт лин, чәй пи”. Бу кытай сүзләре түгел. Бу – тарихи сүзләр... Элекке вакытларда, дөресрәге, 1970 еллардан башлап, күп кенә авыл балалары 5 сыйныфтан Нырты совхозына барып укыдылар. Кукмара, Мамадыш, Саба районнарыннан килгән укучылар интернатта, танышларында, туганнарында фатирларда торып белем алды. Уку ике сменалы итеп оештырылды. Меңләгән баласы булса да, нишләптер мәктәпнең ашханәсе юк иде. Озын тәнәфесләрдә өйдән алып килгән сөтле чәй, май яккан ипиләрне парта өстенә куеп, тәмләп ашап утыру үзенә күрә бер гадәткә әйләнде...
Сентябрь башлары булгандыр, безнең Ятмас-Дусайдан яңа гына Ныртыга килеп укый башлаган вакытлар... Тәнәфестә өлкәнрәк сыйныф малайлары, мәктәпнең озын коридоры буйлап чабып, иң түрдәге кечкенә генә бер бүлмәгә кереп тулдылар. Без дә, кызыксынып, шунда юнәлдек. Бүлмә янында халык Сабантуйдагы кебек гөж килә. Безнең ише “вак-төяк” 5 сыйныфлар монда тиз генә керә дә алмый икән әле... Шулай да без бу бүлмәнең буфет икәнен һәм анда чәй биргәннәрен белдек. Әмма бүлмәгә керү теләге бик көчле иде, һәм ул геннарыбызга язылып та куелды, чөнки аннан тәмле ис килә.
Без икенче сменада укыйбыз. Шулай беркөнне беренче сменаның озын тәнәфесе беткәнен көтеп тордык та, кеше кимегәч, курка-курка гына бу бүлмәгә аяк бастык. Әле моңа кадәр мондый бүлмә күргән юк иде. Монда өстәлләр, урындыклар да бар икән. Стенадагы киштәдә печенье, перәннек, конфетлар һәм әллә нинди тәмле әйберләр тезелеп тора. Шул киштә кырыенда бер апа балаларга чәй, ипи, перәннекләр өләшә. Ләкин аңа акча бирергә һәм үзеңә кирәкле әйберләрнең исемен әйтергә кирәк. Менә шушы эшләрне төгәл башкарсаң, синнән дә бәхетле кеше юк: өстәл янына кунаклыйсың да дөньяңны онытып чәй чөмерәсең. Карыйм, өлкәнрәк малайлар теге апа янына киләләр дә, вак акчаларын сузып: “Түт лин, чәй пи”, - дип әйтәләр. Менә хикмәт нәрсәдә икән! Мин дә чират буенча барып җиттем дә, теге апага әни биргән биш тиенне сузып, барлык батырлыгымны җыеп: “Түт лин, чәй пи”, - дип эндәштем. Бу апа миңа бер стакан чәй, бер телем кара ипи һәм 3 тиен акчаны кире кайтарып бирде. Монысы “сдача” дип атала икән. Ярый, шулай итеп, беренче сынауны уңышлы уздым. Тора-бара, әкренләп буфетка ияләштек. Ләкин андагы апага әйтә торган теге серле сүзләрнең мәгънәсен мин бераз вакыттан соң гына аңладым. Буфетчы апаның исеме Лена икән. Аны мәктәптәге бөтен кеше дә яратып, үз итеп: “Тетя Лена”, - дип дәшә, ә менә “чәй пи” дигәне чәй, ипине аңлата  икән. Буфет кечкенә, балалар күп, шуңа күрә күбесе ашыгып эндәшә, һәм бу сүзләр ерактан тыңлап торган, Ятмас-Дусайдан яңа гына килеп укый башлаган кечкенә татар малаена: “Түт лин, чәй пи”, - булып ишетелгәндер...
Безнең бу мәктәбебез юк инде, янәшәдә генә яңа мәктәп балкып утыра. Тик менә аның нигезе яныннан узганда колагыма балаларның шау-гөр килгән  тавышлары һәм шулар эченнән кечкенә генә малайның: “Түт лин, чәй пи”, - дигән сүзләре дә ишетелгән кебек була. Рәхмәт сиңа, мәктәбем, рәхмәт сезгә, минем хөрмәтле укытучыларым! Соңга калып булса да, сезнең алда баш иям!

Расил НӘБИЕВ,
Ятмас-Дусай–Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk