Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бананның агулы булуын беләсезме?

Табиблар аның сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын белдерә

Табиблар белдерүенчә, Русиягә китерелгән бананнарны, алар озаграк саклансын өчен, химикатлар белән эшкәртәләр, ә бу матдәләр зарарлы гына түгел, алар — канцероген.

Белгечләр, бананнарның сәламәтлеккә зыян китерүе җиләк-җимешләрне саклау һәм транспортлау ысулына бәйле, дип билгели. Бананнарны складларда саклана алсын өчен Русиягә аларны читтән җитлекмәгән килеш китерәләр.

Озаграк саклансын һәм татлырак булсын өчен бананнарны Е230, Е231 һәм Е232 химикатлары белән эшкәртәләр, ә аларда фенол бар. Бу матдә организм өчен агулы санала.
Табиблар кулланыр алдыннан һәр җимешне җентекләп юарга киңәш итә. Кечкенә балаларга банан ашамау яхшырак, чөнки сабыйларда азык-төлек кайнату системасы ахыргача формалашмаган, шуңа күрә бу җимешкә аллергия булырга мөмкин.

Моннан тыш, бананнарны тромбофлебит белән интегүче, яки каны артык куе булган кешеләргә һәм диабетикларга ашарга киңәш ителми.

 

Фото и текст: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk