Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Айдар Фәйзрахманов: Татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде

«Tatar сүзе» бәйгесендә беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар ителәчәк.

«Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген белдерде. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгында узган бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Җәмгыятьтә халкыбызның яшәеше турында фикерләр күп йөри. Тел югалып бара дибез, фаразлар кылабыз. Милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз дип уйлыйм. Шигърияткә багышланган кичәләребез 2005 елдан бирле оештырыла, тамашачының шигърияткә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем. Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде», — диде Айдар Фәйзрахманов.

«Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисенең сүзләренә караганда, сайлап алу туры онлайн үтәчәк. «Икенче турда катнашучыларны чакырып, аларга мастер-класс та биреләчәк. Моның өчен Камал, Тинчурин театры артистлары, эстрадабыздагы мәртәбәле алып баручылар да җәлеп ителәчәк. Әлеге бәйге 4-5 ел элек үк әзер иде. Елашып утыруның мәгънәсе юк. Соңга калдык дип, үкенеп утыра алмыйбыз», — диде ул.

Фәйзракхманов билгеләп узганча, бәйгедә беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар ителәчәк, шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт — костюм да исәпкә алыначак. “Мәсәлән, мин шигырьне укый белмим, ә үз эчемнән, күңелемнән үткәреп сөйлим. Мин моны Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Роберт Әхмәтҗанов һ.б. шигырьләрендә сизәм. Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», — диде ул.

фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk