Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ана капиталы акчасы киләсе елга артачак

Программа 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылган

Ана капиталы 2020 елның гыйнварыннан индексацияләнәчәк. Ул киләсе елда 466 мең сум булыр дип фаразлана. Бу хакта  РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.

Ул программа 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылганын искәртте. "Россия хезмәт министры Максим Топилин әйтүенчә, инфляция 4 процент күләмендә фаразлана. Ана капиталы 466 мең сум тәшкил итәчәк", - диде.

  • Быел, 2019 елда исә, ана капиталы 453 мең сум күләмендә.

Гөлсинә Сабирова 2018 елда ана капиталының электрон сертификатлары да кертелгәнен искәртте. Нибары 380 шундый сертификат рәсмиләштерелгән. Гөлсинә Сабирова моны халыкның кәгазь документка өстенлек бирүе белән аңлатты. 

  • 2019 елда Татарстанда 15 меңләп ана капиталы сертификаты бирелгән.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk