Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Алмагачка су кирәкме?

Кукмаралы үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Кайбер бакчачылар яшелчә, җиләк-җимешләргә генә су сибеп ялгышалар. Шулай ук агачларның да суга мохтаҗ икәнлеген оныталар, яисә бу турыда бөтенләй белмиләр. Мин үземнең тәҗрибәм белән уртаклашырга телим.
Алмалар урман чикләвеге кадәр зурлыкта булганда бер агачка 15 чиләк исәбеннән алмагачка беренче тапкыр су сибәм. Августның икенче яртысында тамыр үсеше башлана, шуңа күрә алмагачка фосфорлы һәм калийлы ашламалар кертү зарур. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты кушам да ябалдашның 1 квадрат метрына 1 чиләк сибәм.
Уңышны җыеп алганнан соң, алмагачка кабат күп су кирәк. Агачлар кыш көне корып бетмәсен өчен, соңгы тапкыр көз көне сибәм.
Румия ВӘЛИУЛЛИНА, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk