Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Алдынгылар хәрәкәте» активистлары физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм концерты оештырды

Чара «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә узды.

Бүген «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре өчен Халыкара-хатын кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырдылар. Чара җыр-биюләр һәм шигъри мизгелләр белән үрелеп барды. Кичәне тагын да күңелләрәк итү өчен алып баручылар балалар белән кызыклы уеннар да оештырдылар.

«Алдынгылар»га ярдәмгә «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә кушылды. Алар да җыр һәм шигырьләр белән чыгыш ясадылар. 

-Концерт номерларын дәрестән бушаган арада әзерләдек. «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә без еш булабыз. Язгы матур бәйрәм белән балаларны һәм әниләрне котлыйсыбыз килде, — диде хәрәкәтнең җирле советы рәисе Магдалина Юскаева. 

Үзәккә йөрүче балалар да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Чара ахырында, традиция буенча, оештыручылар, тәрбиячеләр һәм килгән кунаклар истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев