Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Адай авылы клубында плед бәйләргә өйрәнгәннәр

Өйрәтүче остабыз Ландыш Моратова иде

Элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез кышкы озын кичләрдә, кул эшләрен кыстырып, бер-берсенә кич утырырга йөргәннәр. Милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә, уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, милли ризыкларыбыз белән тәмләп чәй эчкәннәр. Соңгы елларда болай итеп кич утырулар онытылды. Күбрәк вакытыбызны телевизор, компьютер, телефонда уздырабыз.

Шушы көннәрдә, онытыла башлаган гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан, Адай авылы клубында “Кич утыру” оештырылды.

Бу кичтә авылыбызның иң уңган, иң тырыш гүзәл затлары белән клубта җыелдык. Бер-беребез белән киңәшләшеп, бәйләү үрнәкләрен алышып, йомшак җептән плед бәйләргә өйрәндек. Өйрәтүче остабыз Ландыш Моратова иде.
Аралаша-аралаша, күңелле итеп кич утыргач, рәхәтләнеп чәй эчтек. Шулай вакытның узганы сизелми дә калды. Таралышкан вакытта алга таба да шулай очрашырга сүз куештык.

Фәния ХӘБИБУЛЛИНА, клуб мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk