35 яшьлек кукмаралы алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән
Суд гаеплегә 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, аның хезмәт хакыннан 5 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак.
Прокуратура 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 157 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты.
Судта хөкем ителүченең 2019 елның апрель аеннан бирле балигъ булмаган баласы өчен алимент түләмәве ачыкланды. Һәм аның бурычы 50 мең сумнан артып киткән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд гаеплегә 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Аның хезмәт хакыннан 5 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак. Суд карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев