Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

300дән артык кукмаралыны үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тарттылар

Кукмарада үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча масштаблы рейд узды.

Район газетасы журналистлары полиция хезмәткәрләре белән рейдка чыгып, шәһәр урамнары, кибетләрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен тикшерде

Чара барышында шәһәр урамнары, кибетләрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлеше тикшерелде.

Бөтен ил буенча кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, кукмаралыларның бер өлеше чикләүләргә бер дә игътибар итми икән. Эш урыныннан белешмә яки смс-пропуск күрсәтә алмаган кагыйдә бозучыларга административ беркетмәләр төзелде. Шулай ук аңлату әңгәмәләре үткәрелде.

«Мин - Нырьядан, әниемә дарулар алырга дип, дәваханәгә килдем. Юлга чыгар алдыннан ике сәгатькә смс-рөхсәт алдым. Үз-үзеңне изоляцияләү режимына җаваплы карарга тырышам, мондый катлаулы вакытта урамда сәбәпсез йөрисе юк, дип уйлыйм. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле беркая да чыкмадым. Минем өйдәгеләр дә кагыйдәләрне үти», - диде шофер Геннадий.
Кукмарада яшәүче Илзия Андреева да барлык таләпләргә җаваплы карый.

«Мин - социаль хезмәткәр, карамагымда унбер әби бар, алар шәһәрнең төрле почмакларында яши. Автобуслар сирәк йөргәч, барлык тәрбияләнүчеләр янына да җәяү барырга туры килә. Шуңа күрә таныклык, паспорт һәм эш урыныннан белешмә һәрчак үзем белән. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы бөтенебез өчен дә катлаулы сынау булды. Тизрәк барысы да тәмамлансын иде инде», - диде ул.

Шәһәр кибетләренең күбесе куркынычсызлык таләпләрен үти. Сатып алучыларга дистанцияне саклау өчен тамгалар ясалган, шәхси саклану чараларын куллану кирәклеге турында игъланнар эленгән, сатучылар битлек һәм перчаткаларда эшли. «Сатып алучылар күп түгел, нигездә, иң кирәкле әйбер өчен киләләр. Күрәсең, кукмаралылар катгый таләпләргә ияләнә башладылар», - дип билгеләп үтте сатучылар.

«Рейдлар көн саен үткәрелә. Гражданнар тәртип бозмый, дип әйтеп булмый әле. Бу турыда күпсанлы беркетмәләр дә искәртеп тора. Моннан тыш, кешеләр төрле хәйләләргә бара башлады: әйтик, смс-пропуск алганда “дачага бару” максатын сайлыйлар. Ә безнең җирлектә дача кайда?! Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре тарафыннан бу хәйләләр смс-хәбәрләрдән, эш урыныннан алынган ялган белешмәләрдән файдаланучы затларга карата беркетмә төзелә. Шулай ук хезмәткәрләренә дөреслеккә туры килми торган белешмәләр ясаган эш бирүчеләргә карата да карарлар кабул итәбез. Соңгы вакытта велосипедта йөрүче балаларны еш күрергә була. Беренче очракта ата-аналарын кисәтәбез. Ләкин алга таба бу фактлар кабатланса, чаралар күреләчәк», - диде район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Полиция хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, мондый тикшерүләр дәвам итәчәк. Шуңа күрә үз-үзеңне изоляцияләү режимын, санитар таләпләрне үтәргә һәм өйдән сәбәпсез чыкмаска кирәк.

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk